Чүпрәле районының иң өлкән кешесе вафат булды 

Быел Гаделҗан абый 102 яшен билгеләп үтте.

(Чүпрәле, 16 октябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районының иң өлкән кешесе вафат булды. Иске Ишле авылында яшәүче Гаделҗан абый Хуҗиевка 102 яшь иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гаделҗан Сәлимҗан улы Хуҗиев -тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Бер гасырга сузылган тормыш юлында ул  күп авырлыклар күргән: сугыш, ачлык еллары -һәммәсе дә бар.

2018 елның 5 июнендә ул 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Әлеге гомер бәйрәме белән аны район башлыгы Марат Гафаров котлады. Быелгы язда да Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Марат Гафаров ветеранга шәхсән үзе барып, бүләкләр тапшырды.

Быел Гаделҗан абый 102 яшен билгеләп үтте. Тормыш иптәше вафатыннан соң, ялгыз гомер кичереп, соңгы көннәренә кадәр актив булып калды. Сарыклар асрады, умарталар карады.