Татарстанда чит ил туристлары санын электрон виза белән арттырырга өметләнәләр

Россиянең барлык төбәкләренә бару өчен электрон визалар 2021 елдан эшли башлаячак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Электрон виза кертү Татарстанга килүче чит ил туристларының санын арттырырга тиеш. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Без бу электрон визаларга өметләнәбез, чөнки, тәҗрибә күрсәткәнчә, аларны гамәлгә кертү белән чит ил туристлары саны арта. Аны алу тәртибе гадиләштерелергә тиеш», - диде спикер.

Шул ук вакытта Сергей Иванов электрон визаларны рәсмиләштерү 2021 елдан башлап түләүле булырга мөмкин, дип өстәде. Хәзер электрон виза алучы чит ил гражданыннан консул җыены алынмый.