Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә эчкечеләр санын атады

2008 елдан алып 2017 елга кадәр алкогольгә бәйлелек (эчкечелек) диагнозы куелган авыруларның гомуми саны 37 процентка кимегән.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә соңгы ун ел эчендә алкогольгә бәйле кешеләр саны 40 процентка кимегән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.«Росстат мәгълүматлары буенча, 2008 елдан алып 2017 елга кадәр алкогольгә бәйлелек (эчкечелек) диагнозы куелган авыруларның гомуми саны 37 процентка кимегән - 2,08 млн кешедән 1,3 млн кешегә кадәр (халыкның 1,46 процентыннан 0,88 процентка кадәр) », - дип хәбәр итә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.Министрлыкта алкоголь психозы белән авыручылар саны 2,2 тапкырга (элек 100 мең кешегә 70,4 авыру туры килсә, хәзер - 32 авыру) кимегән. 2008 елда бер кеше эчкән алкоголь 15,7 литр булса, узган елда бу күрсәткеч 9,3 литрга кадәр кимегән.