Пензада кабак бәлеше пешерү буенча мастер-класс уздырганнар

Бәлеш пешкән вакытта, “Ак калфак” әгъзасы Румия Патеева балалар белән "Бармак уеннары" уйнаганнар.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 10 октябрьдә Пензаның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева Каменка районы Ятмис авылында кабак бәлеше пешерү буенча мастер-класс уздырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәлеш пешкән вакытта, “Ак калфак” әгъзасы Румия Патеева балалар белән "Бармак уеннары" уздырган. Укытучылар балалар белән бергә "Тәрбия баскычлары" фильмын караган. Аннан соң бергәләшеп бәлеш белән чәй эчкәннәр.