Казанда маммологиягә багышланган форум була

Форумда күкрәк бизе яман шеше турында фикер алышачаклар.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). 18 октябрьдә «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта «Казан маммология форумы-2019» була. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форумда катнашучылар түбәндәге темаларга фикер алышачак:

  • Күкрәк бизе яман шешенең системалы терапиясе;
  • Күкрәк бизе яман шешенең булышлык терапиясе;
  • Күкрәк бизе яман шешенең локаль терапиясе;

Биредә гомуми сорауларга фикер алышу, шулай ук шәфкать туташлары һәм пациентлар секцияләре була.

Алдан теркәлү һәм программа http://www.kmf2018.ru сайтында урнаштырылган.