Казан Яңа ел каникулларында ял итү өчен популяр ун шәһәр исемлегенә кергән

Туристларның күбесе яңа елга икәүләп ял итәргә ниятли.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан Яңа ел каникулларында ял итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингында сигезенче урынны алган. Исемлекне Tvil.ru сервис белгечләре төзегән.

Шулай итеп, Яңа ел сәяхәтләре өчен иң популяры Севастополь шәһәре булып чыккан. Рейтингның икенче баскычында — Калининград, өченче урында - Сухум. Беренче унлыкка шулай ук Ялта, Сочи, Санкт-Петербург, Шерегеш, Мәскәү һәм Суздаль кергән.

Туристларның күбесе (38 проценты) Яңа ел каникулларында икәүләп ял итәргә ниятли, моның өчен алар фатир арендалый. Гаилә туристлары (25,7 процент) кунакханә сайлый, ә компанияләр (21,7 процент) коттеджга һәм кунак йортына өстенлек биргән.