16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда креатив яшьләр өчен киностудия булдыруны хуплады, “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый.

Казан метросында Камал театрына багышланган поезд йөри башлады / Вагонга «Беренче театр», «Диләфрүзгә дүрт кияү» ,«Җанкисәккәем», «Мәхәббәт FM», «Томан», «Парковка» һ.б. спектакльләрдән цитаталар язылган.

“Яңа татар җыры” конкурсы җиңүчесенә 200 мең сум премия вәгъдә ителә / Бүген Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа проектка – “Яңа татар җыры” конкурсына старт бирде.

Мөхәммәтшин: 2020 елга бюджет - киеренке, әмма реаль һәм социаль юнәлешле / Киләсе елга республика бюджеты проектында социаль чыгымнар 70 проценттан артык.

Татар композиторы Фәрит Яруллинның кызы Наилә Яруллина вафат булды / Күп еллар дәверендә Наилә Яруллина Киев шәһәрендә яшәде һәм “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең активисткасы иде.

Миңнеханов Татарстанда креатив яшьләр өчен киностудия булдыруны хуплады / Татарстан Президенты инвесторларга рөхсәт документларын килештерү өлешендә ярдәм итәргә кушты.

Әлмәт театры Мансур Гыйләҗев әсәре буенча моноспектакль куя / “Микулай” моноспектакле январь аенда тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

WorldSkills мирасын Казан үзмәшгульләрен укыту өчен файдаланырга җыеналар / Эшче һөнәрләр чемпионаты өчен сатып алынган җиһазлар яңа кулланыш тапты.

“Татарча диктант”ны “Татар-информ” аша онлайн карап булачак / Стационар нокталарга “Татарча диктант”ка бара алмаучыларга интернеттан карап язу мөмкинлеге тудырыла.

Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар татар җырчысының 20 җыры яңгырый / Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин.

Киләсе атна башыннан Татарстанга аномаль җылы киләчәк / Дүшәмбе, 21 октябрьдә һава 13 градуска кадәр җылыначак.

Алексей Песошин Сычуани Инь Ли губернаторын Татарстанга чакырды / ТР Премьер-министры Россия һәм Кытай регионнары арасында хезмәттәшлекнең төрле вариантларын карарга тәкъдим итте.

«Татар табыны» бәйгесенә милли ризык рецептлары кабул ителә / Рецептларны #татартабыны2019 хештегы белән инстаграмга, яисә вконтакте сәхифәсенә урнаштырырга кирәк.

Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары ачылды / Өченче тапкыр оештырылган курслар республиканың егерме мәйданчыгында узачак.