Уфада Октябрь революциясенең 100 еллыгына "Революция" лотосын ясаганнар

Анда инкыйлаб символлары, актив эшлеклеләрнең фоторәсемнәре, аңа бәйле булган башкорт башкаласы объектлары — урамнар, парклар, һәйкәлләр кертелгән.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Уфада Октябрь революциясенең 100 еллыгына ике кызыклы проект: мәктәп яшендәге балаларга - "Революция" лотосы һәм төрле яшьтәге кешеләр өчен "Революция" команда интеллектуаль уенын уйлап тапканнар. Ике проектның да авторы һәм уйлап табучысы булып Республика Хәрби Дан музее коллективы тора. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

"Революция" лотосы үсеп килүче буынны төп вакыйгалар, символлар, революция белән бәйле шәхесләр һәм инкыйлабның илдәге иҗтимагый, мәдәни, көнкүреш тормышына йогынтысы белән таныштыра. Аны команда белән дә, аерым-аерым да уйнарга була.

"Безнең лотода 48 карточка — сигез мәсьәләле алты планшет. Анда инкыйлаб символлары, актив эшлеклеләрнең фоторәсемнәре, аңа бәйле булган башкорт башкаласы объектлары — урамнар, парклар, һәйкәлләр кертелгән. Шулай ук Николай II, Ленин, Зәки Вәлиди портретлары да бар", — дип сөйләде фәнни-агарту бүлеге мөдире Зилә Фазыйлова.

Лото барлыгы 15 данә әзерләнгән, музейда куллану өчен генә чыгарылган.