Төрек галиме Илбәр Ортайлы Төркия газетасында Казан турында мәкалә бастырган

Илбәр Ортайлының Төркия газетасында басылган мәкаләсе “Казан көндәлеге: бер аягы – көнбатышта, бер аягы – көнчыгышта” дип атала.

(Истанбул, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты чакыруы буенча Төркиянең күренекле галиме, тарихчы Илбәр Ортайлы Казанда булып китте. Ул Төркиягә кайту белән әлеге сәяхәте турында бик кызыклы мәкалә язган. “Казан көндәлеге: бер аягы - көнбатышта, бер аягы - көнчыгышта” дип аталган әлеге язма төрек иленең иң абруйлы вакытлы матбугаты – “Хөррият” газетасында, татар халкы тарихының иң әһәмиятле көнендә - 15 октябрь санында басылып чыкты.

Галим мәкаләсен “Бүгенге Татарстан элеккеге Советлар Берлеге географиясенең иң алга киткән һәм милләтләр арасы тигезлеккә ирешкән өлеше булып тора” дип башлаган. Республиканың икътисади көчен “Нефть чыганагы һәм сәнәгать мөмкинлекләре акыллы кулланылган өчен шәһәрләрдә тәртип, чисталык һәм байлык күзгә ташлана” дип тасвир иткән. “Бу байлыкның артында безне якыннан кызыксындырган тирән тарих ята” дип, укучыларны Казан дәүләт университеты белән таныштырган. Анда белем алып, дөньякүләм танылган шәхесләрне санап үткән.

Илбәр Ортайлы Казанны Россия мөселманнарының дини үзәге дип бәяләгән. Татар халкының әүвәлдән бирле белемгә омтылган, укымышлы кавем булуын ассызыклап, рус теленнән тыш гарәп, фарсы телләрен өйрәнгәннәрен, белемнәрен арттыру өчен, чит илләргә китүләрен, Каһирәдәге Әл-Әзһәр кебек югары уку йортларында белем офыкларын киңәйтүләрен телгә алган. Истанбулда укыган зыялыларның да аз булмавын белгерткән. Татар халкының борынгыдан бирле сәнгатькә мөкиббәнлеген, һәм көнчыгыш, һәм көнбатыш музыкасын үз итүен, бу тармакта зур талантлар җитештерүен бәян иткән. Мәкалә авторы милләтебезне “Хәтта төрки дөньяда гына түгел, бөтен шәрык географиясендә көнбатыш музыкасы белән иң нык кызыксынган, аны үз тормышына керткән, иң күп сәнгать әһеле үстергән халык” дип бәяләгән.

Казанның бер үк вакытта Россия һәм мөселман мәдәниятен, көнчыгыш мәгарифен яшәткән урын булуын белдереп, Россиянең иң бай кешеләренең биредән чыкканлыгына басым ясаган, бу җәһәттән Акчуриннар, Рәмиевләрне искә алып үткән. Россиядә гарәп хәрефләре белән беренче китап нәшер итү эшләренең, шулай ук тюркология белеменә ныклы нигезнең Казанда салына башланганына игътибар юнәлткән.

Төркия галиме бүгенге Татарстан дәүләтенең игенчелеккә зур игътибар бирүенә, аграр тармагын үстереп, республиканы муллыкта яшәтергә омтылуына сокланган. Минтимер Шәймиевне бик зирәк сәясәтче дип бәяләгән. “Казахларның Нурсолтан Назарбаевы белән Минтимер Шәймиев икесе дә - акыллылык һәм осталык белән республикаларын үстерүгә, халыкның көнкүреш тормышын яхшыртуга ирешкән дәүләт лидерлары” дип, Казан халкының элеккеге президент М.Шәймиевне нык яратуларын язган. Бүгенге президент Рөстәм Миңнехановның чын мәгънәсендә эшкуар үзенчәлекләренә ия булуын белдереп, республикага чит ил инвестицияләрен оста җәлеп итүен, төрек эшкуарлары белән тыгыз элемтәдә булуын ассызыклаган.

Мәкаләдә Татарстан югары уку йортларында төркияле студентларның күп булуы, аларның үзләрен бик канәгать хис итүләрен дә белгертелгән. Бу хакта Илбәр Ортайлы: “Алар өчен төрки, хәтта ислам дөньясының көнбатышка иң ачык булган Татарстанда белем алу - зур нигъмәт”, - дип язган. Төркиянең Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмачның җирле халык теле - татарчаны яхшы белүен һәм урамда очраган һәркемнең аңа зур хөрмәт күрсәтүен дә белдереп узган.

Илбәр Ортайлы мәкаләнең ахырын: “Өч көн элек университетка керү имтиханнарында тарих белән бәйле сорауларның куелмавын ишеттем. Мәктәп укучылары һәм укытучылар кайгыга төшкән. Ә мин исә шул чаклы хафаланмыйм. Кайбер корылышлар вакытында кешеләрнең тарихны сорауларыннан сорамаулары хәерлерәк. Тагын да фәнни, дөрес һәм җитди тарих укытыла башлагач, яхшырак сораулар бирүләрен көтәбез” , - дип төгәлләгән. 

Төркиянең иң абруйлы галиме тарафыннан илнең иң абруйлы матбугатында Татарстан, Казан хакында җылы, матур фикерләр бәян ителгән бу мәкалә милләтәшләребез өчен шатлык чыганагы булды, алар аны зур горурлык белән социаль челтәрдәге битләренә урнаштыра.

Белешмә өчен: Илбәр Ортайлы - Төркиянең тарих профессоры, милләте буенча кырым татары. Ул 1947 елның 21 маенда Австриядә мөһаҗир кырым татары гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч белемне – Истанбулда, урта белемне Анкарада ала. Анкара университеты сәяси белемнәр факультетын һәм шул ук уку йортының тарих бүлеген тәмамлый. Өченче югары белемен Вена университеты славян һәм шәрык телләрен өйрәнү бүлегендә ала. АКШтагы Чикаго университетында магистратурада укый. Анкара университетында “Госманлы реформасыннан соң җирле идарә органнарының төзелеше” дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Берлин, Вена, Кембридж, Киль, Мюнхен, Мәскәү, Оксфорд, Париж, Принстон, Рим, София, Страсбург, Тунис университетларында Госманлы империясе һәм Россия тарихы буенча лекцияләр укый. 1982-2002 еллар арасында Анкара университеты сәяси белемнәр факультетында идарә тарихы кафедрасын җитәкли, 2002-2005 елларда Галатасарай һәм Билкент университетларында дәрес бирә. 2005 елда Топ-Капы милли музейга җитәкче итеп билгеләнә китерелә. Бүгенге көндә Галатасарай университетында тарих фәне укыта.
Илбәр Ортайлы немец, босния, гарәп, госманлы төрек телен, грек, итальян, латин, румын, рус, сербия, словак, фарсы, француз, хорват телләрен белә.