Республикада гомер озынлыгы - уртача 73,5 яшь

Татарстанның икътисад министры «Стратегия-2030» программасын тормышка ашыруның ике еллык йомгагы белән таныштырды.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Республикасында гомер озынлыгы 73,5 елдан артып китә. Бу хакта бүген 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясенә багышланган сессиядә Татарстанның икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте. Шулай ук ул стратегия кабул итү вакытыннан башлап туу күрсәткече 145 мең кешене тәшкил иткәнлеген белдерде.

«Сәламәтлек саклау турында сөйләгәндә, республикада гомер озынлыгы беренче тапкыр 73,5 елдан артып китте. 2030 елга кадәр стратегияне тормышка ашырганда, 173 сәламәтлек саклау объекты төзелгән, шулай ук медицина хезмәтен күрсәтүдә гражданнарның канәгатьләнүен арттыруга юнәлдерелгән “Дусларча хастаханә — Татарстан стандарты” проекты гамәлгә ашырыла башлады», — дип хәбәр итте Артем Здунов.