300 меңнән артык казанлы грипптан прививка ясаткан

Хәзерге вакытта прививка 262 мең 981 өлкән кешегә һәм 80 мең 401 балага ясалган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 300 меңнән артык казанлы грипптан прививка ясаткан, дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Илнур Хәлфиев эшлекле дүшәмбедә.

Хәзерге вакытта өлкәннәр арасында - 262 мең 981 кеше (планның 52 проценты), балалар арасында 80 мең 401 кеше (планның 66 проценты) прививка ясаткан. 13 мең 600 ата-ана балаларына прививка ясатудан баш тарткан.

«Кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар дәрәҗәсе эпидемия чигенә җитмәгән. Шуңа күрә хәзер вакцина уздыру өчен яхшы вакыт», — дип белдерде Хәлфиев.