19 октябрьдә Абу-Дабида Казанга WorldSkills-2019 әләмен тапшыру була

44нче WorldSkills дөнья чемпионаты Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 14 октябрьдә ачылды.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). 19 октябрьдә Абу-Дабида Казанга WorldSkills-2019 әләмен тапшыру тантанасы була. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

“Әләмне тапшыру 14 октябрьдә старт алган һөнәри осталык буенча 44нче WorldSkills дөнья чемпионаты кысаларында башкарыла. Ил җыелма командасы 51 компетенция буенча көрәшәчәк, Татарстанны 7 компетенциядә ярышачак 8 студент тәкъдим итә”, - дип сөйләде Фәттахов.

WorldSkills International — максаты эшче һөнәрләрне популярлаштыру, дәрәҗәсен арттыру, һөнәри осталык һәм квалификацияне күтәрү буенча халыкара хәрәкәт ул.