Халыкның һәм предприятиеләрнең газ,коммуналь түләүләр буенча 3,5млрд.сум бурычы җыелган

Бу проблеманы иҗтимагый эшләр аша чишүдә Чаллы тәҗрибәсе игътибарга лаек
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада халыкның һәм предприятие-оешмаларның коммуналь хезмәтләр, кулланган электр энергиясе һәм газ өчен түләүләр буенча бүген 3,5 млрд. сум бурычы бар. Өстәвенә 26 муниципаль берәмлектә агымдагы түләүләр дә тулысынча җыелмый. Әлеге мәсьәлә бүген Министрлар Кабинетында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган утырышында күтәрелгән көнүзәк темаларның берсе булды.


Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов коммуналь түләүләр буенча шундый зур бурыч җыелуны җаваплы структураларның эшне тиешенчә оештырмау нәтиҗәсе буларак бәяләде. Югыйсә, түләүләр буенча мониторинг, контроль булдыру, түләү мөмкинлеге булмаучыларга ярдәм чаралары эшләнергә тиешлеге хакында күптәннән сөйләшүләр бара. Өстәвенә, агымдагы түләүләрнең тулы күләмдә башкарылуын тәэмин итмәүче шәһәр-районнар бар. Равиль Моратов бу җитешсезлекләрне, иң беренче чиратта, җаваплылык үзәге булган Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эшчәнлегендәге сүлпәнлек, максатчанлык җитмәве белән бәйли.

Дөрес, муниципалитетларда бу проблеманың чишелеше белән бөтенләй шөгыльләнмиләр дигән сүз түгел. Тик әлегә алып барыла торган чаралар җитәрлек булмаганга, үз нәтиҗәләрен әллә-ни сиздерми. Моннан бары Чаллы шәһәре генә чыгарылма булып тора. Бүген ул коммуналь, энергия һәм газ өчен бурычларны иҗтимагый эшләр аша хәл итү буенча үрнәк күрсәтә. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Рәфыйк Заһретдинов сүзләренә караганда, автомобиль төзүчеләр каласында идарә компанияләре җирле мәшгульлек үзәкләре белән бергә проблеманы чишү буенча керемнәре аз булган гражданнар белән адреслы эш алып бара. Иҗтимагый эшләр өчен түләнгән хезмәт хакы аларның коммуналь бурычларын каплауга тотыла. Шул юл белән биредә газ, электр, коммуналь хезмәтләр буенча 10 млн. сумлык бурыч бетерелгән. Хәзер калада аена 30 млн.сумлык бурычны бетерергә дигән йөкләмә алганнар. Бүген биредә иҗтимагый эшләргә бурычлы 8 мең граждан җәлеп ителгән. Ай саен тагын өчәр мең кешене җәлеп итү нияте бар.

Республикада коммуналь түләүләр буенча җыелган бурычларның иң зур өлеше – 900 млн.сумнан артыгы Казанга туры килә. Биредә дә бу мәсьәләне иҗтимагый эшләргә җәлеп итү аша чишү омтылышы бар. Ләкин барлык идарә комппанияләре дә моңа алынмый. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында бурычлы шундый 2 меңнән артык кеше вакытлы эшләргә җәлеп ителгән. Бүгенге утырышта Чаллы тәҗрибәсенең башка муниципалитетлар тарафыннан җитәрлек өйрәнелмәве ассызыкланды. Һәм тагын бер тапкыр автомобиль төзүчеләр каласының тәҗрибәсен өйрәнү кирәклеге искәртелде.

Равил Моратов бу мәсьәләнең атнда саен ведомстовоара комиссиядә күтәреләчәгенә басым ясап, проблеманың сәбәпләрен ачыклауны активлаштырырга кушты. Гражданнар яки предприятиеләр финанслары булып та түләмәгән икән, алардан түләтү чараларын күрергә икрәк. Әгәр җитди сәбәпләре бар икән, ярдәм чаралары күрсәтү мөһим. “Киләсе елга бу бурычлардан котылу өчен агымдагы елның калган айларында һәм 2010 елда проблемадан чыгу эшләрен оештырырга кирәк. Бу проблеманың чишелеше кризис йогынтысын кисәтү чаралары буенча 2010 елга төбәк программасында чагылыш табарга тиеш. Бурычлы гаиләләрнең киләсе елда агымдагы түләүләрне башкара алу сәләте дә исәпкә алынган чаралар комплексын кулланырга тиешбез”,- дип белдерде Равил Моратов.