Татарстан «Зодчество-2008» XVI Халыкара фестивалендә катнаша

Анда Татарстан бай экспозиция тәкъдим итәргә җыена
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр үзәгендә «Зодчество-2008» дигән XVI Халыкара төзелеш сәнгате фестивале ачыла.Тарихи шәһәрләрнең архитектура мирасын, үзенчәлеген ничек сакларга, шул ук вакытта заманча архитектураны алар белән ничек яраштырырга? Бу шартларда архитекторларның хакимият органнары белән мөнәсәбәтләрен, халык ихтыяҗлары белән карашларын ничек килештерергә? Әлеге традицион ачык форум замана архитектурасы һәм шәһәр төзелешенең әнә шундый актуаль проблемаларына багышлана.
Россия Архитекторлар берлеге оештыра торган бу традицион чара кысаларында «Россия шәһәрләре һәм төбәкләрендә архитектура, шәһәр төзелеше» дигән смотр-конкурс та узачак. Анда Татарстан бай экспозиция белән катнашырга җыена, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.Татарстанның конкурс өчен әзерләгән экспозициясендә республиканың 17 тарихи торак пункты турында мәгълүмат биреләчәк. Экспозициянең үзәгендә – Казан Кремле макеты. Материаллар арасында Казан, Болгар, Свияжскиның реставрацияләнгән объектларына да киң урын бирелә. Иртәгә «Манеж» да күргәзмәләр залының төп сәхнәсендә Татарстан экспозициясенең презентациясе үтәчәк.
«Зодчество-2008» XVI Халыкара фестивале 19 октябрьгә кадәр дәвам итә.