Камаз метрологы республика конкурсында җиңү яулады

Алексей Колесников “Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2008” конкурсында җиңү яулады
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). “КАМАЗавтотехника” (Зәй) заводының баш метрологы Алексей Колесников “Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2008” конкурсында җиңү яулады. Бу хакта бүген “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс Бөтендөнья стандартлар көне уңаеннан оештырылган иде. Аның төп максаты – метрология, стандартлаштыру һәм продукциянең сыйфатын тәэмин итү өлкәсендә эшләүче белгечләрнең иҗади активлыгын стимуллаштыру.
“КАМАЗ” ААҖнең метрология хезмәте белгечләре эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатына һәм җитештерүнең торышына актив йогынты ясый.