Өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 41 нче утырышы 22 октябрьдә узачак

Көн тәртибенә 77 мәсьәлә чыгарыла
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 41 нче утырышы 22 октябрьдә узачак. Бу хакта бүген парламент Президиумы утырышында хәбәр ителде. Вице-спикер Александр Гусев рәислегендә узган утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.
Дәүләт Советы Секретаре Валентина Липужина белдергәнчә, парламентның 41 нче утырышы көн тәртибенә 77 мәсьәлә чыгарыла. Аларның барысы да депутатлар тарафыннан комитет утырышларында каралган. Көн тәртибендәге үзәк мәсьәлә – «2009 елга һәм 2010-2011 елларның планлаштырылган чорына ТР бюджеты турында» гы республика закон проекты булачак. Депутатлар аны беренче укылышта караячак. «2009 елга һәм 2010-2011 елларның планлаштырылган чорына ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты хакында» гы канун проекты да шулай ук беренче укылышка чыгарыла. Беренче укылышка тәкъдим ителгән документлар арасында ТР Гаилә кодексы, «ТР Җирле үзидарә турында» гы, «ТР Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары хакында» гы республика законнарына үзгәрешләр кертү турында» гы закон проектлары да бар. Көн тәртибенә кертелгән ике дистәдән артык мәсьәлә республикадагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен һәм статусын билгеләүгә кагылышлы закон проектлары. Аларның күбесе икенче укылышта тикшереләчәк. Дәүләт Советының 41 нче утырышы көн тәртибенә тәкъдим ителгән мәсьәләләрнең 37 се федераль закон проектлары. Алар төбәк парламентларының РФ Президенты, Хөкүмәте рәисенә мөрәҗәгатьләре, закон чыгару инициативалары белән бәйле.
Бу юлы утырышта «Хөкүмәт сәгате» нә вакыт бүленгән. Аның кысаларында депутатларга республикада бюджет хезмәткәрләренә эш хакы түләүнең яңа системасына күчүгә әзерлекнең барышы турында хисап биреләчәк. Фикер алышулар барышында КПРФ фракциясе әгъзасы Роберт Садыйков Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә тагын бер мәсьәлә өстәү тәкъдиме белән чыккан иде. Ул шәһәр юлларының транспорт чараларын үткәрү сәләтен күтәрү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы ТР комплекслы программасын эшләү турында. Президиум әгъзаларының күбесе бу тәкъдимне хупламады. Президиум утырышында катнашкан ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров аңлатуынча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында республика программасы инде гамәлдә. Ул РФ федераль максатчан программасына нигезләнеп кабул ителгән. Шамил Гафаров, әгәр программаның ничек тормышка ашырылуы турында мәгълүматка ихтыяҗ бар икән, Хөкүмәтнең аның турында тулы мәгълүматны җиткерергә әзер булуын хәбәр итте. Юлларның үткәрү сәләтен күтәрүгә килгәндә, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе бу проблеманың актуаль булуын таный. Ул 2013 елгы Казан Универсиадасына кадәр юлларның үткәрү сәләтен күтәрү мәсьәләсенең каралачагын белдерде.
Дәүләт Советы Президиумының бүгенге утырышында шулай ук парламентның IV кварталга эш планы каралды. Аннан күренгәнчә, ноябрь һәм декабрь айларында Дәүләт Советының чираттагы ике утырышы узачак. Моннан тыш, илкүләм проектлар буенча комиссия утырышы, инвалидларның көнкүреше турында парламент тыңлаулары уздыру карала.