news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк Сайлау комиссиясе үз сайлау участогыңны табу ысулын аңлатты

Татарстан һәм Россия Үзәк сайлау комиссияләренең электрон сервислары һәм «Минем сайлау участогым» телеграм-боты ярдәмендә үз сайлау участогыңны табып була.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Алда торган Дәүләт Думасы сайлауларында тавыш бирү өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары һәм «Минем сайлау участогым» телеграм-боты ярдәмендә үз сайлау участогыңны тиз һәм җайлы гына белергә мөмкин.

Бу хакта #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатты.

Ул пандемия шартларында мәгълүмат җиткерүнең традицион кәгазь форматы җәһәт кенә онлайнга күчә башлавын әйтте. Хәзер билгеле бер территориягә беркетелгән тавыш бирү участокларын өйдән чыкмый гына да белеп була.

«Элек кәгазь белдерүләр иде, шулай ук подъездлар буйлап сайлау участогы номерын шәхсән әйтеп йөриләр иде. Хәзер без мондый форматны кулланмыйбыз — моны [пандемия шартларында] эшләргә ярамый. Үз участогыгызның урынын теләсә кайсы тематик ресурстан белергә мөмкин», — дип аңлатты Кондратьев.

Мисал итеп ул Татарстан һәм Россия Үзәк сайлау комиссияләре порталларын, «Минем сайлау участогым» махсус телеграм-ботын һәм башкаларны атады.

Саналган барлык очракларда да сайлаучыдан бары тик яшәү урынының адресын кертү генә таләп ителә — җавап итеп «акыллы» электрон система конкрет территория өчен тавыш бирү участогының номерын һәм адресын чыгара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100