Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың 55 еллыгына үзенчәлекле күргәзмә ачыла
Фоторәсемнәр узган гасырның 80 нче елларыннан алып безнең көннәргә кадәр республиканың киңкырлы портретын тәшкил итә.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына «Татарстан һәм татарстанлылар. Түбән Кама шәһәре күргәзмәсе ачыла. Ул үзенчәлекле рәсемнәрдән тора, аларның һәркайсы республика һәм аның халкы тарихын чагылдыра.
Күргәзмәдә Түбән Камага багышланган модуль тәкъдим ителәчәк. Фоторәсемнәр узган гасырның 80 нче елларыннан алып безнең көннәргә кадәр республиканың киңкырлы портретын тәшкил итә. Кадрда — шәһәрләр һәм заводлар төзүче, уңыш җыючы Татарстан халкы. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Татмедиа» галереясе тәкъдим иткән күргәзмә Татарстанның күренекле фотографлары эшләрен берләштерә. Тамашачылар Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Галиев, Владислав Журба, Роберт Талипов һәм башкаларның эшләрен күрәчәк.
Күргәзмә 22 сентябрьдә Халык иҗаты йортында (Лемаев мәйданы, 14) ачылачак һәм ай дәвамында эшләячәк. Ачылу көнендә Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали белән иҗади очрашу узачак. Танылган фотограф үзенең иҗаты, стрит-фотография үзенчәлекләре турында сөйләячәк һәм күренекле фоторәсемнәре тарихы белән уртаклашачак.
Күргәзмә эш көннәрендә 13:00 -19:00 сәгатьләрдә, шимбә-якшәмбе 10:00 -19:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз