Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сайлау көннәрендә Казан телеманарасы Россия һәм Татарстан әләмнәре төсләренә керәчәк
Иллюминацияне кичке 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр карап була.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр уза торган сайлау көннәрендә Казандагы телевидение манарасы бәйрәмчә архитектур-сәнгати яктылык бизәлешен кабызачак.
Манара Россия һәм Татарстан дәүләт әләмнәре төсләренә буялачак. Бу хакта Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Утларны кабызу сайлауларның мөһимлеген искәртә һәм тавыш бирүнең өч көн барганына игътибарны юнәлтәчәк», — диелә хәбәрдә.
Иллюминацияне теләге булган һәркем кичке 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр күрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз