news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовскиның «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы Татарстан Президентыннан бүләк алды

Рөстәм Миңнеханов Мирас» оешмасының төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар иҗтимагый оешмасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге - 17 урынлы Ford-Tranzit микроавтобусы тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты «Мирас» оешмасының төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде. Ул иҗтимагый оешма әгъзаларының милли мәдәни һәм тел традицияләрен саклау мәсьәләләренә сакчыл мөнәсәбәтен аерым билгеләп үтте.

«Бу – бөтен Югра өчен тарихи вакыйга. Үземнең һәм иҗтимагый оешманың барлык әгъзалары исеменнән күрсәткән игътибары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтемне белдерәм», - дип искәртте «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рафаил Мөхәммәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100