news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: ТР Президенты көчле салкыннарны көтмичә өйләргә җылы бирү бурычын куйды

Рөстәм Миңнеханов әле узган атнада ук профиль ведомстволарга җылыны үз вакытында бирүне тәэмин итәргә кушкан иде.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнеханов республикада җылылык сезонының башлануына бәйле мәсьәләне махсус контрольдә тота. Ул йортларга һәм социаль объектларга җылыны мөмкин кадәр алданрак, көчле салкыннарны көтмичә – татарстанлыларның сораулары нигезендә бирергә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында үткәрелгән брифингта шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Миңнеханов әле узган атнада ук профиль ведомстволарга җылыны үз вакытында бирүне тәэмин итәргә кушкан.

«Президент җылыны көчле салкыннарны көтмичә бирү бурычын куйды – кешеләрдә мондый ихтыяҗ бар, без аны социаль челтәрләрдә күзәтәбез. Бүген торак йортларга да җылы бирә башладылар, барысы да вакытында башкарылыр һәм өзеклек килеп чыкмас дип өметләнәбез», - диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100