Санкт-Петербургның «Мирас» милли-мәдәни үзәгендә татар теле дәресләре башлана

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Мирас» милли-мәдәни үзәгендә татар теле укытучысы Әлфия Мәүлетова белән очрашу узды.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Мирас» милли-мәдәни үзәгендә татар теле укытучысы Әлфия Мәүлетова белән очрашу узды. Очрашуда төрле яшь төркемнәре өчен татар теле буенча дәресләр оештыру һәм мәдәни-агарту чаралары уздыру турында килешү булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мирас» - татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телне саклау, тарату миссиясе булган белем бирү үзәге. Санкт-Петербург татарлары биредә инде беренче ел гына җыелмый. Үзәк кысаларында шулай ук формаль булмаган очрашулар һәм конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм берничә төрле курслар үткәрелә.

Очрашуда төрле яшь төркемнәре өчен татар теле буенча дәресләр оештыру һәм мәдәни-агарту чаралары уздыру турында килештеләр.

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында «Татарстан китап нәшрияты» нәшер иткән китапларны «Мирас» милли-мәдәни мәгариф үзәге китапханәсенә тапшыру тантанасы була.