Мишустин һәм Нәбиуллина Kazan Digital Week 2020 форумында катнашачак

Чара онлайн рәвештә 21-24 сентябрь көннәрендә уза.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы үзенең онлайн-мәйданчыгында федераль ведомство вәкилләрен җыячак: кунаклар - Россия Үзәк банкы рәисе һәм РФ Премьер-министры. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

«ТР Президенты, РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның катнашуы планлаштырылган, «Сколково» фонды җитәкчесе Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина катнашачакларын әйтте», — диде Хәйруллин.

Чара онлайн рәвештә 21-24 сентябрь көннәрендә узачак, программаны kazandigitalweek.com сайтында карарга була.