Ел ахырына Түбән Кама йортларында күзәтү камералары саны 1,7 меңгә җитәчәк

Бу эш муниципаль районда «Имин ишегалды» республика программасы кысаларында башкарыла.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Таттелеком» Түбән Камада, Кама Аланында һәм районның зур авылларында 678 яңа видеокүзәтү камерасы урнаштыруны тәмамлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Элегрәк муниципаль районда «Имин ишегалды» республика программасы кысаларында меңнән артык камера урнаштырылган иде, яңаларын исәпкә алып, аларның гомуми саны 1,7 мең булачак.

Камералар хокук бозуларны автомат рәвештә теркәргә сәләтле түгел, әмма сурәт Эчке эшләр идарәсенең ситуацион үзәгенә керә, бу исә халыкның куркынычсызлыгын көчәйтергә мөмкинлек бирә.