Апас районы башлыгы үз үрнәгендә прививка ясатырга өнди

Вакцинаны теләгән һәр кеше бушлай ясата ала.

(Апас, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районында гриппка каршы вакцинация башланды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов та беренчеләрдән булып прививка ясатты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Шәхсән үзем гриппка каршы прививканы ел саен ясатам. Район халкына да, бигрәк тә турыдан-туры халык белән эшләүчеләргә вакцинацияне узарга киңәш итәм», — ди район башлыгы.

Әлеге чарага шулай ук төрле тармак җитәкчеләре дә кушылды.

Район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, бу сезонда барлыгы 11707 кешегә прививка ясау планлаштырыла.

Вакцинаны теләгән һәр кеше бушлай ясата ала. Моның өчен авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына, район үзәгендә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар аны беренче чиратта халык белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләргә, хроник чирләр белән интегүчеләргә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, йөкле хатын-кызларга, 18 яшькә кадәрге балаларга, студентларга ясатырга киңәш итә.