Казанда БДБ илләренең разведка хезмәтләре саммиты була

Форум эшендә Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан делегацияләре катнашачак.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьдә Казанда БДБ илләренең Иминлек хезмәтләре, разведка хезмәтләренең ел саен үткәрелә торган киңәшмәсе була. Бу турыда Тышкы разведка хезмәтенең матбугат бюросы җитәкчесе Сергей Ивановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.Форум эшендә Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан делегацияләре катнашачак.Россия делегациясен Россия Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин җитәкли.