Балтачлыларны "Автобабай-2019" бәйгесендә катнашырга чакыралар

Конкурста "В" категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 24 сентябрь көнне "Автобабай-2019" район конкурсы үткәрәчәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.  Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста "В" категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.