16 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Омскига татар теле дәреслекләре җибәргән, Буада яңа мәчет ачылды, Уфада Рудольф Нуриевка багышланган фотокүргәзмә эшли.

Тукай музеенда Сәгыйть Сүнчәләйгә багышланган әдәби кичә була / Шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан "Сөй гомерне, сөй халыкны..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә 20 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә башлана.

Президент аппараты вәкиле шәкертләрне Вәлиулла Якупов кебек булырга чакырды / Рәмис Хисмәтуллин әйтүенчә, республикага Вәлиулла Якупов кебек ислам белгечләре җитми.

Вәлиев кубогына Бөтенроссия бадминтон ярышларында җиңүчеләр билгеле / Казан, Алексеевск, Саба, Мөслим, Түбән Кама, Аксубай, Кайбыч, Тәтеш һәм Чистай районнары вәкилләре җиңү яулады.

Чечня министры театр сәнгатен килешсез күренешләрдән саклап калырга чакырды / "Кинотеатрлар ачып үз гореф-гадәтләргә хөрмәтсезлек күрсәтә алмыйбыз", диде мәдәният министры.

Екатеринбургның 300 еллыгына шәһәрдә Татар бистәсе пәйда булачак / Меценатлар Екатеринбургның тарихи үзәгендәге татар кварталында мөселман "Урал учагы" бинасын төзекләндерә.

Уфада Рудольф Нуриевка багышланган фотокүргәзмә ачылды / Фотокүргәзмәдә Рудольф Нуриев сурәтләнгән 100 фото урын алган.

Буа районында яңа мәчет ачылды / Мәчет 300 кешегә исәпләнгән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Омскига татар теле дәреслекләре җибәргән / Омск өлкәсе территориясендә татар теле тугыз мәктәптә факультатив буларак укытыла.