Мәскәүнең “Звезда” телеканалында – Татарстан һәм Казан

Мәскәүнең “Звезда” телеканалында – Татарстан һәм Казан

(Мәскәү, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Бүген яңа “Звезда” гомумроссия телеканалының 57 дециметрлы диапазонында Татарстан, Казан, аның 1000 еллыгына, татар милли гореф-гадәтләренә, шул исәптән билбаулы көрәшкә багышланган турыдан-туры тапшыру була. Программа “Звездный городок” дип атала.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов, билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия һәм халыкара федерация президенты Риф Гайнанов, “Идел” рестораны пешекчеләре үзләренең милли ризыклары белән, Лемма Гыйрфанова җитәкчелегендәге татар мәктәбе педагоглары һәм укытучылары коллективы, Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина һәм Казанның 1000 еллык юбилеенда катнашкан башка күп кенә танылган ватандашларыбыз туры эфирга кунак итеп чакырылган.

Тапшыру 18 сәгатьтә башлана.