Казанда тупас техник яраксызлыклар өчен 7 автобусның номеры алынган, тагын 35е штраф урынына куелган

Казанда тупас техник яраксызлыклар өчен 7 автобусның номеры алынган, тагын 35е штраф урынына куелган

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанда бу атнада башланып киткән “Автобус” профилактик операциясе кысаларында тупас яраксызлыклар өчен 7 автобусның дәүләт номерлары алынган, 35 автобус штраф урыннарына куелган.

Өч көн эчендә генә дә юл-патруль хезмәте инспекторлары Казанда автобус йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 343 очрагын ачыклаган. Шул исәптән пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуның 69  һәм транспорт средстволарының каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның 10 очрагы. Тикшерүләр вакытында җәмәгать транспорты белән исерек хәлдә идарә иткән 2 машина йөртүче һәм дәүләт техник тикшерүе үтмәгән 8 автобус ачыкланган.