Идел буе федераль округының төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре Казандагы өйрәнүләр вакытында тәҗрибә уртаклашты

Идел буе федераль округының төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре Казандагы өйрәнүләр вакытында тәҗрибә уртаклашты

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Казанда Идел буе федераль округының тәрбия колонияләре җитәкчеләренең уку сборлары тәмамлана. Ике көн дәвамында – 15-16 сентябрьдә – төзәтү учреждениеләре җитәкчеләре үзләренең профессиональ дәрәҗәсен күтәрде һәм тәҗрибә уртаклашты.

Уку сборлары җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе һәм Казан тәрбия колонияләренең уку үзәге базасында оештырылды. Семинар эшендә Самара, Пермь, Ульян, Оренбург, Түбән Новгород һәм башка өлкәләрнең 11 тәрбия колониясе җитәкчеләре катнашты. Җыелучылар алдында РФ һәм Идел буе федераль округының җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте белгечләре чыгыш ясады.

Форум вакытында тәрбия колонияләре җитәкчеләре төзәтү учреждениеләрендә рецидив җинаятьчелек һәм наркотик бәйлелекне профилактикалау кебек актуаль мәсьәләләргә кагылды, Башкортстан колонияләренең берсендә адаптация отряды төзү тәҗрибәсен һәм Арзамас колониясе администрациясенең Дәүләт педагогика институты белән бергәләп эшләү үрнәген тикшерделәр. Бүген семинарда катнашучылар Казанның тәрбия колониясе мәктәбендә ачык дәрестә булдылар.