Буада шәһәр һәм район юбилейларына багышланган чаралар узачак

Буада шәһәр һәм район юбилейларына багышланган чаралар узачак

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Иртәгә Буа районында берьюлы ике күренекле дата – Буа шәһәренә нигез салынуга 225 һәм район оешуга 75 ел тулуга багышланган юбилей чаралары үтәчәк.

Юбилей тантанасы шәһәрнең Үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм туган якны өйрәнү музеен ачу белән башланып китә. Аннары бәйрәм чаралары ипподромда «Юбилеең белән, яраткан шәһәрем һәм районым» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән дәвам итәчәк. Биредә районның үзешчән сәнгать коллективлары үз көчләре белән әзерләгән зур концерт күрсәтергә җыена. Ипподромда шулай ук шәһәр һәм район хакимияте призларына ат чабышлары, мини-футбол, волейбол, милли көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәштерү һәм җиңел атлетика буенча ярышлар үтәчәк, балалар өчен төрле аттракционнар эшләячәк. Шәһәр һәм район предприятиеләре исә үзләрендә җитештерелгән товарлардан экспозиция оештырырга ниятли.

Бәйрәм тантаналарында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Булат Зиннуров, «Таттрансгаз» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте генераль директоры Рәфкать Кантюков, «Татарстан сөте» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Вәгыйзь Минһаҗев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, күренекле драматург Туфан Миңнуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар, шулай ук шәһәр һәм район халкы катнашачак.