Казанда өч пляжның коену өчен яраксыз булуы ачыкланган

Казансу һәм шәһәр күлләрендәге суның торышы СанПиН таләпләренә туры килми.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Казан территориясендә сыйфатсыз су аркасында коену өчен өч пляж ябылды, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР идарәсе матбугат хезмәте.

Тирән һәм Зур Аккош күлләренең, шулай ук «Түбән Заречье» пляжы янындагы Казансу елгасының су сыйфаты СанПиН таләпләренә туры килми.

«Әлеге пляжлардан файдаланучы оешмаларга коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдимнәр җибәрелде», - диелә хәбәрдә.