16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Путин А321 пассажирларын коткарган пилотларга Россия Геройлары исемнәрен бирде, Мутко ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар турында сөйләде.

Һәлакәткә юлыккан самолетны утырткан Дамир Йосыпов кичерешләре хакында сөйләгән / Дамир Йосыповка дусты – аның белән бергә Сызрань татарлары автономиясен оештырган Илсур Гыйльманов шалтыратып сөйләшкән. 

Казанда өч пляжның коену өчен яраксыз булуы ачыкланган / Казансу һәм шәһәр күлләрендәге суның торышы СанПиН таләпләренә туры килми.

Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык җыеп алган / Суктырылган ашлыкның күләме буенча республиканың Зәй, Сарман һәм Азнакай районнары әйдәп бара.

Санкт-Петербургның татар рәссамнары ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә ачты / Санкт-Петербургның Милләтләр йортында оештырылган күргәзмә 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Татьяна Ларионова яңа парламентта тел мәсьәләсе төп тема булачагын әйтте / Бүгенге көндә рус балаларын татар теленә өйрәтү методикасына бәйле мәсьәләләр ахыргача хәл ителмәгән, дип саный Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Россия Хөкүмәте төбәкләргә проблемалы йортларны төзеп бетерергә ярдәм итәчәк / Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко бүген Казанда торак төзелешендә өлешләп катнашып, бәлагә юлыккан фатир хуҗалары белән очрашты.

ТАССРның 100 еллыгына Татарстанда яңа парклар һәм спорт объектлары ачылачак / “Болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак”, – диде Татарстан Президенты.

Татарстанда Себер карагае һәм Европа чыршысы клоннарын үрчетәчәкләр / Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре урманнарда югары сыйфатлы, сәламәт агачларны эзли.

Киләсе елдан Россиядә шәхси торак төзелеше буенча аерым программа кертелә / Виталий Мутко шәхси торак төзелеше буенча Татарстанга үз моделен күрсәтергә тәкъдим итте.

Казан парклары дирекциясе WorldSkills көннәрендә күңел ачу планын тәкъдим итте / Горький паркы, Горки-Әмәт урманы, Түбән Кабан яры һәм Бауман урамында концертлар, мастер-класслар һәм лекторияләр узачак.

Синоптиклар шимбә көнне яшенле яңгыр, боз һәм томан турында кисәтә / Көндез республикада һава температурасы 24-29 градуска кадәр җылыначак.

Виталий Мутко ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар турында сөйләде / Юбилейга әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы 2019-2020 елларга исәпләнгән.

Казанны туристлар кабул итү саны буенча Россиядә өченче шәһәр дип атадылар / РФ вице-премьеры Виталий Мутко фикеренчә, халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздырып, Татарстан бик күп туристлар җәлеп итә.

«Татмедиа» газета-журналларына язылган Әтнә районы кешесе телевизор отты / Иң актив язылучылар бәйгесендә җиңүчеләргә йон юрган, мультиварка, блендер һәм ит тарткычы да бүләк ителәчәк.

Дмитрий Второв: Казан телевидениесендә эшләгән ветераннарны җыя алганга куанам / Бүген телевидение студиясенең алтмыш еллыгын билгеләп үттеләр.

Путин А321 пассажирларын коткарган пилотларга Россия Геройлары исемнәрен бирде / Президент шулай ук мондый һәлакәтләрнең мөмкин кадәр азрак булачагына өметләнүен әйтте.