Казанда Дорожный тыкрыгында транспорт хәрәкәте чикләнә

20 августтан 10 сентябрьгә кадәр Совет районында Дорожный тыкрыгында суүткәргеч һәм канализация төзиләр.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 20 августтан 10 сентябрьгә кадәр Совет районында Дорожный тыкрыгында транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрәкәт чикләнү суүткәргеч һәм канализация төзү белән бәйле. Автомобильчеләр өчен 3нче йорт һәм Җиңү проспекты белән киселеш тирәсендә юл ябыла,