Иртәгә Татарстанда томан була

Синоптиклар һава шартларының бозылуы турында кисәтте.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 август көнне, Татарстанда томан булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.