"Татар-информ"да КФУ ректоры быелның укырга кабул итү нәтиҗәләре турында сөйләячәк

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 17 август көнне, 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров быелгы укырга кабул итү кампаниясенең беренче нәтиҗәләре белән таныштырачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.