news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр круизлар белән кызыксына башлаган

Шул базарда кайнаучылар бу сезонда россиялеләр өчен круизлар маршруты географиясе киңәйде, экзотик юнәлешләргә дә ихтыяҗ артты дигән фикердә.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россиялеләр бу сезонда чит ил диңгез круизлары, шул исәптә экзотик юнәлешләр белән активрак кызыксына башлаган, диелгән Россия Туроператорлар ассациациясе хәбәрендә, дип яза “РИА Новости”.

PAC Group  компаниясенең круизлар департаменты җитәкчесе Михаил Фельдман сүзләренчә, хәзер диңгез круизларына ихтыяҗ артуын кризиска кадәрге чор белән тиңләргә мөмкин. Ихтыяҗ арту рубль курсының тотрыклануыннан тыш, сәяхәт форматының уникальлегенә дә бәйле.

Шул базарда кайнаучылар бу сезонда россиялеләр өчен круизлар маршруты географиясе киңәйде, экзотик юнәлешләргә дә ихтыяҗ артты дигән фикердә. Моннан тыш, круиз тәүлек әйләнә сәяхәт төре итеп танылган.

Фельдман билгеләп үткәнчә, кышкы сезонда сатылган билетларның 40 проценты - PAC Group компаниясенеке. Аның сүзләренчә, кышкы чорда визасыз юнәлешләрдә (Дубайдан, шулай ук Гаваньнан круизлар) үсеш күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot