Мәскәү – Казан тизйөрешле магистраль төзелеше 2018 елда башлана

Магистраль озынлыгы – 770 чакрым, поездларның тизлеге сәгатенә 400 чакрымга җитә.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Мәскәү – Казан тизйөрешле магистраль төзелеше 2018 елда башлана, ә проектлау эшләрен быел ук төгәлләү планлаштырыла, дип белдерде “Россия тимер юллары” җәмгыятенең беренче вице-президенты Александр Мишарин "Территория смыслов" форумында, дип яза ТАСС агентлыгы.

Мәскәү – Казан участогы киләчәктә Мәскәү – Пекин тизйөрешле магистраленең һәм Кытайны Европа һәм Якын Көнчыгыш базарлары белән бәйләүче “Ефәк юл” проектының бер өлеше булырга мөмкин. Аның төзелеше 7 трлн сум, дип бәяләнә. “Россия тимер юллары” президенты Олег Белозеров белдергәнчә, ул 2022-2023 еларда файдалануга тапшырылырга мөмкин.

Кытай Мәскәү – Казан тизйөрешле магистраль төзелешенә 20 елга кредитка 400 млрд сум бирергә ниятли, аннары 100 млрд сумнан артык – махсус проект компаниясенең устав капиталына взнос сыйфатында.

"Немецкая инициатива" консорциумы "Россия тимер юллары" җәмгыятенә магистраль төзелешен 2,7 млрд еврога финансларга һәм проектка 800 млн евро җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Мәскәү – Казан тизйөрешле магистраль озынлыгы – 770 чакрым чамасы, поездларның тизлеге сәгатенә 400 чакрым тәшкил итә. Трассада һәр 50-70 чакрым саен тукталышлар оештырылачак. Тизйөрешле магистраль буенча Мәскәүдән Казанга кадәр 3,5 сәгатьтә барып җитеп булачак. Ә хәзер бу вакыт – 14 сәгать.