420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 август, "Татар-информ"). 19 августтан Чаллы – Ижевск шәһәр яны поездының расписаниесенә үзгәрешләр кертелә.Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хезмәт күрсәтүдәге үзгәрешләр техник сәбәпләр белән бәйләп аңлатыла.
Белешмә өчен: 6752 нче номерлы Чаллы – Ижевск шәһәр яны поезды пассажирларга шимбә һәм якшәмбедә хезмәт күрсәтте. Хәзер Чаллы станциясеннән электричка 6.15 сәгатьтә кузгала, 198 нче чакрым тукталыш пунктына – 6.33, Тихоново тукталышына 6.39 сәгатьтә килеп җитә. Поездның алдагы юл расписаниесе үзгәрешсез кала.