Атмосфера һавасына зарарлы матдә чыгармалары яңа ысул буенча исәпләнәчәк

Атмосфера һавасына зыянлы (пычраткыч) матдә калдыклары таралу күләмен исәпләүнең яңа ысулы 2018 елның гыйнварында үз көченә керәчәк.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы атмосфера һавасына зыянлы (пычраткыч) матдәләр таралуын исәпләүнең яңа ысулын раслады. Бу хактагы боерык Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлгән, дип хәбәр ителә Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында.

Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской билгеләп үткәнчә, документ табигатьне саклауны көйләү өчен башлангыч мәгънәгә ия, атмосфера һавасына зыянлы матдәләр концентрациясен исәпләү өчен җирлек булып тора.

Атмосфера һавасына зыянлы матдәләр таралуын исәпләү буенча расланган ысул уртача еллык концентрацияне исәпләү мөмкинлеге бирә, ә ул атмосфера һавасының әйләнә-тирә мохиткә, шулай ук халык сәламәтлегенә зыянны бәяләү һәм аны минимальләштерү өчен кулланыла ала.

Атмосфера һавасына зыянлы (пычраткыч) матдә калдыклары таралу күләмен исәпләүнең яңа ысулы 2018 елның гыйнварында үз көченә керәчәк.