Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәтеш районы Киртәле авылында яшәүче күп балалы ана медаль белән бүләкләнде
Наталья Романованың 4-22 яшьлек биш баласы һәм хәтта инде оныгы да бар.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Тәтеш районы Киртәле авылында яшәүче күп балалы Наталья Романованы «Ана даны» медале белән бүләкләде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Наталья Романованың 4-22 яшьлек биш баласы һәм хәтта инде оныгы да бар.
Хатын-кыз җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Бүләккә бик сөенгән. «Хис-кичерешләрем әйтеп бетергесез. Бүләкләүгә бөтен гаиләбез белән бардык. Кремльдә булу бәхетле минутлар өстәде. Шундый искиткеч булганнары өчен балаларыма, иремә, әле тагын район башлыгы Рәмис Хатыйп улына, Киртәле авыл җирлеге башлыгы Анна Геннадьевнага һәм социаль яклау бүлегендә эшләүче кызларга, аларның җитәкчесе Ольга Алексеевнага рәхмәтлемен. Ул безне озатып йөрде. Президент бик ошады, ягымлы. Кече улым аның белән күрешеп кулын кысты», — дип уртаклашты Наталья Алексеевна.
Тантана алдыннан барлык катнашучыларны коронавируска тест уздырганнар. Гаиләгә медальдән тыш, ноутбук бүләк иткәннәр, ә кечкенә балаларга — йомшак уенчыклар. Олы уллары Викторның армиядән кайтуы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Романовларга шатланыр өчен тагын бер сәбәп булган. Әлеге вакыйганы күп балалы гаилә Киртәлегә кайткач, туганнары һәм якыннары янәшәсендә билгеләп үткән, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз