news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә күп фатирлы йортта тынлыкны бозган өчен штрафка тарта башларга мөмкиннәр

Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Анатолий Выборный билгеләп үткәнчә, төбәкләр дәрәҗәсендә җирле үзенчәлекләргә бәйле рәвештә тынлык вакыты билгеләнәчәк.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Россиядә күп фатирлы йортта тынлыкны бозган өчен 50 мең сум күләмендә штрафка тарта башларга мөмкиннәр, дип белдерде Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Анатолий Выборный «Парламентская газета»га биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Көзге сессиядә парламентның түбән палатасы Торак кодексын күп фатирлы йортларда торак һәм торак булмаган бүлмә милекчеләренең, төнлә тынлык режимын саклауны да кертеп, кайбер кагыйдәләрне үтәргә бурычлы икәнлеге турында аерым маддә белән тулыландыра торган закон проектын караячак.

Депутат фикеренчә, тынлыкны бозучы күршеләрне 3-10 мең сумга штрафка тартырга кирәк, шулай ук штрафның күләмен 50 мең сумга җиткерергә дә тәкъдим ителә.

Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләр дәрәҗәсендә җирле үзенчәлекләргә бәйле рәвештә (шуларның берсе – караңгы төшү) тынлык вакыты билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100