news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеорологя үзәгендә җәйнең икенче яртысы эссе булачагын әйттеләр

Һава шартлары үзгәрүчән булачак.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Җәйнең икенче яртысы Россиядә кызу булачак, әмма бер төрле генә түгел. Бу хакта журналистларга РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.

«Җәйнең җылы һәм хәтта эссе булуы да көтелә, әмма бер төрле түгел», – дип искәртте метеоролог.

Шул ук вакытта белгеч һава шартлары төбәктән төбәккә үзгәрүчән булачак, диде.

Кичә Вильфанд глобаль җылыну аркасында яхшы һава торышына өметләнмәскә чакырды, дип билгеләп үтә «Известия» газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100