Лаешның алты җир кишәрлеге Казанга кушылырга мөмкин

Казан, Лаеш районы һәм Матюшино авыл җирлеге чикләрен үзгәртү турында закон 16 ноябрьдән дә иртәрәк үз көченә керә алмаячак.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Лаешның алты җир кишәрлеге якын киләчәктә Казанга кушылырга мөмкин. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Казан шәһәре территориясе чикләре һәм аның статусы турында», «Лаеш районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» ТР закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында каралды.

Закон проекты Лаештагы кайбер җир кишәрлекләрен Казанга кертү максатыннан, Казан, Лаеш һәм аның составына керүче Матюшино авыл җирлеге чикләрен үзгәртүне күздә тота. Казан чикләрен киңәйтү фикерен 2019 елның декабрендә Казан шәһәр думасы депутатлары да хуплаган иде.

Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева халык һәм торак пунктлар булмаган җирләр кушылачагын әйтте. Казанда да, Матюшино авыл җирлегендә дә җәмәгать тыңлаулары узганын, халык чикләрне киңәйтүне хуплаганын, депутатлар да ризалыгын биргәнен билгеләп үтте. План буенча, бу территориядә «Динамо» спорт комплексын үстерү, биатлон комплексын төзү ниятләнә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Эдуард Шәрәфиев сүзләренчә, Казан һәм Лаеш чикләрен үзгәртү турында закон, сайлау комиссияләре тарафыннан сарыф ителгән акча турында хисап булмыйча, үз көченә керә алмый. Сүз җирле әһәмияткә ия сайлаулар, сайлауга әзерлек һәм аны уздыру өчен шушы муниципаль берәмлекләрнең бюджетыннан бүлеп бирелгән акча турында бара.

«Моңа бәйле рәвештә, бу законны 16 ноябрьдән генә үз көченә кертүне карау тәкъдим ителә», — диде комитет әгъзасы.

Ул кире кагуга каралган төзәтмәләр булмавын билгеләп узды. Төзәтмәләр бертавыштан тулаем хупланды.