news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Роспотребнадзор сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны тикшерә башлаячак

Республикада 15 июльдән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы биналарының эше рөхсәт ителә.

Иртәгә Роспотребнадзор сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны тикшерә башлаячак

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе иртәгәдән сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы биналарында куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тикшерә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Тикшерүләрне без иртәгәдән башлаячакбыз – бу башка объектларга булган кебек мониторинг булачак», – диде спикер.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 15 июльдән Татарстанда сәүдә үзәкләре һәм кафелар эше рөхсәт ителгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте раслаган методик тәкъдимнәр нигезендә, алар генераль җыештыру үткәргәннән соң ачылырга тиеш.

«Бүгенге көндә аларга күрсәтмәләр бирү процессы актив алып барыла. Безгә җәмәгать туклануы объектлары үзләре мөрәҗәгать итә. Мин ачылырга әзер эшмәкәрләрне безгә мөрәҗәгать итәргә һәм күрсәтмәләр алырга чакырам, анда эшләнергә тиешле барлык чаралар да язылган», - дип аңлатты Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100