news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык белән күзгә-күз очрашуны берни алмаштыра алмый

Дәүләт Советы Рәисе гражданнардан мөрәҗәгатьләр ике тапкыр артканын әйтте.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел беренче яртыеллыкта коронавирус белән бәйле чикләү шартларында эшкә йомгак ясады. «Халык белән эшләгәндә, күзгә-күз очрашуны берни алмаштыра алмый. Хәтта иң заманча компьютерлар да», — диде парламент җитәкчесе унберенче утырыштан соң журналистларга.

«Безнең эш — халык арасында булу, гозерләрен ишетү. Пандемия булса да, эшчәнлекнең яңа формаларын таптык, 1,5 метр ара калдырып, битлектә очрашулар үткәрелде. Район сессия утырышларында да катнаштык,  дөрес, залларны тутыра алмадык. Әзрәк коронавирус тынычланса, халык белән яңадан элеккечә эшли башларбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул гражданнарны кабул итү эше туктамаганын әйтте. «Дәүләт Советында да, депутатлар беркетелгән урыннарда да, „Бердәм Россия“ партиясеннән Дмитрий Медведевның кабул итү бүлмәсендә дә. Мөрәҗәгатьләр арта. Быел ике тапкыр артты, шул исәптән, парламентка да», — диде.

Беренче яртыеллыкта 6 утырыш үткәрелгән, 143 сорау каралган, 185 карар кабул ителгән, 36 закон Президент тарафыннан имзаланган, үз көченә кергән. Дүрт закон инициативасы Дәүләт Думасына юлланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100