2020 ел метеорологик күзәтүләр тарихында иң эссе ел булырга мөмкин

Ел башланганнан алып берничә ай (гыйнвар, март) метеорологик күзәтүләр тарихында иң җылы айлар булды, диде Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). 2020 ел метеорологик күзәтүләр тарихында иң эссе ел булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Ел башланганнан алып берничә ай (гыйнвар, март) метеорологик күзәтүләр тарихында иң җылы айлар булды. Әлегә беренче урында – 2016 ел. Хәзер исә 2020 ел иң җылы еллар рангында ышанычлы рәвештә икенче урынны били. Аның беренче урынны алу ихтималы бармы? Моның булуы мөмкин, ә өчлеккә керәчәген төгәл әйтеп була», - диде Вильфанд журналистларга.