420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын үткәрүгә бәйле рәвештә, Казан аэропортына керү юлында йөк машиналары хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Р-239 Казан – Оренбург автомобиль трассасыннан «Казан» аэропортына керү юлында йөк машиналары хәрәкәте һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты барышында, 22-27 август көннәрендә, 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләнәчәк.
«Машина йөртүчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйбыз», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
WorldSkills чемпионаты ярышлары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узачак. Чарада 60 илдән 1,6 меңгә якын яшь профессионал катнашыр дип көтелә. Алар 56 компетенция буенча ярышачак.