Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). Иртәгә 17 июльдә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.